У лысьвенских татар много песен, которые передаются из поколения в поколение, такие как колыбельные, деревенские напевы и так называемые баиты и мунаджаты. Мунаджат буквально переводится как «разговор с самим собой, обращение к Аллаху» и представляет собой напевное произведение, пронизанное философскими размышлениями. Ансамблю «Алтын еллар» удалось возродить этот жанр и часто мунаджаты звучат не только на конкурсах народного творчества, но и в стенах мечети, которая была построена в деревне Аитково в 2018 году.
Мунаджат, в котором говорится, что нужно всегда оставаться человеком и не поддаваться разным соблазнам, не сплетничать, и быть сильным в своей вере.
Исполняет Каликова Назира
| БИСМИЛЛӘҺИ, ДИП БАШЛАДЫМ | |
|
Бисмиллаһи дип башлыймын Тыңлар булсаң мөнаҗәтне, Мөхәммәт өммәте өчен Яраткан сигез җәннәтне. Иманыңны үзең сакла, Бозык сүзләр белән ватма. Бозык сүзләр белән ватып Үзеңне җәһәннәмгә атма. Бу дөньяга алданмагыз, Алдамады ул кемнәрне, Җыйган малың бар да калыр Гафил булма шул көннәрне. Дуслар гайбәт сөйләмәгез, Гайбәтченең эше харап, Гайбәт сойләгән колларга Эчермәсләр кәүсәр шәрап. |
Сәгадәтле булыйм дисәң, Мәгьрифәтне алыйм дисәң. Бер Ходага ярыйм дисәң Укы иртә – кичен корьән. Бу дөньяга алданмагыз, Халәл, харамны белмичә, Ходайның олы рәхмәтен Белеп булмыйдыр үлмичә. Уйла бәндә үләсеңне Кара җиргә керәсеңне, Кара җир астына кергәч Ни җаваплар бирәсеңне? Әгәр иман белән үлсәм, Гадел җәннәтемне күрсәм. Синең дидарыңны күрсәм Җитәр миңа шуны бирсәң. |
Мунаджат о воспитании в человеке терпения и терпимости. О том, что нужно быть крепким духом и верой.
Исполняет ансамбль «Алтын еллар»
| САБЫРЛЫК | |
|
Атамның бер гөле идем, Анамның былбылы идем, Бу хәсрәткә гаҗиз булдым Сабыр бирсен үзе Алла. Сабырлыкның савапларын Китаплардан караганнар, Сабыр иткән кешеләрне Шаһидләр дип санаганнар. И туганна беләсезме, Минем хәлнең авырлыгын, Пәйгамбәрләр сабыр иткән Сабыр итеп әҗәр алаган. |
Хәсрәт хәсрәткә ошамый Хәсрәт урыны бушамый, Һәркемдә дә бер хәсрәт Минем хәсрәткә ошамый. Сабыр итик, сабыр итик, Сабыр коллар сабыр итә, Сабыр коллар сыйрат күперен Искән җилләр кебек үтә. |
Мунаджат исполняемый при встрече гостей.
Исполняет ансамбль «Алтын еллар»
| МӘРХАБӘ | |
|
Хүш кәлдегез, мәрхабә, Мәрхабә, йә мәрхабә. Рахмәт итсен һу Аллаһе, Хуш кәлдегез, мәрхабә. Һәр адымыгыз өчен Чиксез савап язылсын. Денебез гафу улырсын, Хуш кәлдегез, мәрхабә, Рәхмәт итсен һу Аллаһе, Хуш кәлдегез. мәрхабә. Тугры булсын фикерегез, Милли булсын эшегез, Нурлы булсын калебегез, Хуш кәлдегез, мәрхабә, Рәхмәт истен һу Аллаһе, Хуш кәлдегез, мәрхабә. |
Диндә ихлас булыгыз, Нияттә саф булыгыз, Күркәм булыр эшегез, Хуш кәлдегез, мәрхабә, Рәхмәт итсен һу Алааһу, Хуш кәлдегез, мәрхабә. Кыямән көн булганда Нурлы булсын йөзегез, Җәннәт булсын урыныгыз, Хуш кәлдегез, мәрхабә. Мәрхабә, йә мәрхабә, Рәхмәт итсен һу Аллаһу, Хуш кәлдегез, мәрхабә. |
Мунаджат, посвящённый дню недели пятнице. Для мусульман пятница важный и очень почитаемый день. Именно в этот день верующие собираются в мечети для коллективной молитвы.
Исполняет ансамбль «Алтын еллар»
| Җомга көн | |
|
И моселмән кыйл гыйбәдәт Бу мобәрәк җомга кон. Телә моксадыңны Бу мобәрәк җомга кон. И моселмән кыйл гыйбәдәт Бу мобәрәк җомга кон. Зекер илә калебен саф кыйл Бу мобәрәк җомга кон. Эйт салават ул мохәммәт Мостафаның рухына Ничә мең кыйбла савабы Бу мобәрәк җомга кон. |
Әрвохларыбыз килерләр Садака дога теләп Без аларны шат итәек Бу мобәрәк җомга кон. Иманы бар ихсан итәр Шат булыр әзвахлары. Кабул булар догалары Бу мобәрәк җомга кон. |